Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда 76нчы гимназия укучысы ике фән буенча 100әр балл җыйды
76нчы гимназиянең 11 сыйныф укучысы Эльвира Хәйретдинова берьюлы ике фән - әдәбият һәм инглиз теле буенча 100әр балл алды. Бу хакта Автошәһәр мэриясе Telegram-каналында хәбәр ителә.
Эльвира - инглиз теле буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм республика этаплары призеры.
«200 балл - тырыш хезмәт һәм үҗәтлек нәтиҗәсе, бөтен җирдә беренче булырга омтылуга лаеклы бүләк! Афәрин! Горурланабыз! Чыгарылыш сыйныф укучысына, укытучыларга һәм ата-аналарга безнең котлауларыбыз!»- диелә хәбәрдә.
Эльвира Хәйретдинова ике фәннән 200 балл җыйган өченче чыгарылыш укучысы булды. 26нчы гимназиядә укучы Альбина Сәйфуллина - рус теле һәм химия буенча, ә Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамлаган Гөлнара Гәрәева химия һәм биология фәненнән югары баллар җыйды.
Элегрәк RAEX-аналитика рейтинг агентлыгы 2021 елда Россиянең алдынгы югары уку йортларына кергән чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәпләре рейтингын бастырган иде. Иң яхшылар арасында Чаллы шәһәре мәгариф учреждениеләренең Пушкин исемендәге 78 нче лицее, 26нчы гимназия, 77нче гимназия бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз