news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 70 яшьлек ханым сүндерелмәгән тәмәке белән йоклап киткән һәм фатирында янып үлгән

Чаллының Сөембикә проспектындагы 58/41нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген төнлә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Чакыру буенча килгән ут белән көрәшүчеләр тугыз катлы йортның бишенче катында урнашкан өч бүлмәле фатирның залында мебель һәм әйберләр януын ачыклаган.

Янгынны сүндергән вакытта диванда 70 яшьлек хатын-кыз мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗига саксыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана – хатын-кыз өендә тәмәке тарткан һәм төпчеген сүндермичә йоклап киткәндер, мөгаен.

news_right_1
news_right_2
news_bot