Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 6 меңгә якын заманча домофон урнаштырдылар

Чаллыда 205 йорт заманча домофонлы булды. Барлыгы 6 меңгә якын панель урнаштырдылар. Ел ахырына кадәр санны 7 меңгә җиткерергә уйлыйлар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» башкарма комитет матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.
Искәртик, Чаллы Татарстанда беренчеләрдән булып заманча домофоннар урнаштыра башлады. Алар видеокамера белән җиһазландырылган. Ишекне телефон аша җирнең теләсә кайсы почмагыннан ачып була. Киләчәктә домофоннар аша хокук сакчылары, табиблар, идарә итү компанияләре белән дә элемтәгә чыгу мөмкин булачак дип белдерә белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз