news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 50 еллык торбаларны яңарталар

Чаллыда 50 еллык торбаларны яңарталар
Фото: https://shahrichalli.ru/

Чаллының 25нче комплексында техника тавышы тынмый. «Чаллы су каналы» предприятиесе эшчеләре чиста һәм юынтык су торбаларын алыштыралар. Коммуналь челтәрләр нык таушалган. Узган ел гына бу урында 6 авария булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Лилия Хәбибҗанова яза.

«Норматив буенча торбалар 25 елга исәпләнгән. Киләсе елда аларга 50 ел була», - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Комплекста 2 км 80 метр озынлыкта су торбаларын яңартачаклар. Эшләр шулай ук 40нчы комплекс, Г.Камал урамында да бара. Барлыгы 7 объектта эшләргә уйлыйлар. Ремонт май ахырына кадәр сузылачак.

«Яңа торбаларны «җимерү» ысулы буенча сузабыз. Ягъни иске торбалар киселә һәм эченә 40 см диаметрлы полипропилен торбалар урнаштырыла. Беренчедән, уңайлы. Җир астындагы башка коммуникацияләргә зыян салу куркынычы аз. Икенчедән, иске корыч торбалар яңа полипропилен торбаларны әзме-күпме саклап тора», - ди «Чаллы су каналы» предприятиесенең бүлек җитәкчесе Рафаэль Сәгыйтов.

Шәһәр буенча быел барлыгы 40 км чиста һәм юынтык су торбаларын яңартачаклар. Чаллы «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасына керде.

«1 млрд 889 млн сум күләмдә акча бүленеп бирелде. Әлеге сумма барлыгы 29 объектта торбаларны алыштыруга тотылачак», - ди башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов.

Әлеге программада катнашып, тагын 50 километрлап торбаны яңартып булачак, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot