news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 400 дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны яши

Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан ветераннарга адреслы ярдәм күрсәтү оештырыла. Әзерлек барышы турында аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сөйләгән.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта шәһәрдә 405 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән категориягә караучы яши. Аларның иң яшенә — 98 яшь, шәһәрдә яшәүче ике кеше 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.

Ветераннарга Татарстан Республикасы Рәисеннән азык-төлек җыелмалары тапшырылган. Моннан тыш, юбилярларга ай саен Россия Президентыннан һәм республика җитәкчелегеннән исемле открыткалар тапшырыла.

Ветераннар катнашындагы тантаналы чаралар 7 һәм 8 майга планлаштырылган. Аерым алганда, 7 майда Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында бәйрәм чарасы узачак, Чаллыда ветераннарны шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлаячак. 8 майда шәһәр башлыгы сугыш ветераннары өчен госпитальгә барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot