Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 35 катлы кунакханә төзиячәкләр
Бүген Татарстан Инвестиция советы утырышында Чаллыда 35 катлы биек кунакханә төзелешен хупладылар. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сөйләгәнчә, проектка 4 млрд сумга якын акча кертеләчәк.
«Әлегә 3,9 млрд сум игълан ителгән, әмма, бәлки, күбрәк килеп чыгар, чөнки бу катлаулы архитектуралы биек бина», – дип аңлатты Миңнуллина.
Кунакханә биш йолдызлы һәм 498 номерга исәпләнгән булыр дип көтелә. «Чаллы Тауэр» компаниясе вәкиле сүзләренчә, төп клиентлар эшлекле бергәлек вәкилләре булачак.
Кунакханә Кама ярында урнашачак. Төзелешне 2030 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз