Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда, 300 метр озынлыгындагы шашлык кыздырып, гастрономик рекорд куячаклар
Чаллыда, Россиядә иң зур шашлык (аның озынлыгы 300 метрга якын булачак) кыздырып, гастрономия рекорды куярга әзерләнәләр. Чара 25-26 июньдә узачак. Бәйрәмне оештыручы Алексей Ковалев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Чараның максаты – коронавируска бәйле чикләүләрне гамәлдән чыгарганнан соң бәйрәм оештыру һәм халыкны җәлеп итү. Җирле компанияләр үзләрен күрсәтә, ә кешеләр ял итә алачак. Беренче көнне балалар дискотекасы, меню, Чаллыдагы ресторан-кафелар белән танышу каралган. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге компанияләрне дә җәлеп итәргә ниятлибез. Хәзерге вакытта сыр ясау предприятиесе белән сөйләшүләр алып барыла, шулай ук сувенир ясаучылар да кирәк», - дип искәртте ул.
Икенче көнне гастрономия рекорды кую күздә тотыла. «Кызганыч, санкцияләр аркасында дөнья рекорды куеп булмаячак. Әмма Россиянең Рекордлар китабы белән килешү бар. 300 метрлы иң озын шашлык кыздырып, соңыннан аны чарага килүчеләргә бушлай таратачакбыз. Бер үк вакытта сәүдә рәтләре эшләячәк һәм концерт тәкъдим ителәчәк. Бәйрәмдә «Хитобои» төркеме, шулай ук җирле коллективлар чыгыш ясар дип көтелә», - дип ачыклык кертте Алексей Ковалев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз