Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда 25 килограмм карабодайдан солдат боткасы пешерделәр
Чаллыда Тукай яр буе паркында «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты куйды. Шунда ук 25 килограммнан артык карабодайдан солдат боткасы да пешерделәр.
Пешекчеләр һәркемне ягымлы елмаеп каршы алды, итле карабодай боткасын мул итеп салып бирде. Ботка янына тәмле ак икмәк һәм баллы чәй, компот та бар иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.
«Моңа кадәр кыр кухнясын «Төзүче» стадионы каршына куеп, шәһәрдәшләрне анда сыйлый идек. Бер кеше дә моны сорамый, бу безнең инициатива, хәтта матур традициябез дип әйтә алам. Десантчылар берлегендә йөзләп ветеран бар, моннан тыш безгә Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар ветераннары, инвалидларының Татарстан иҗтимагый оешмасының Чаллы территориаль бүлеге рәисе Эдуард Фоминых җитәкчелегендәге әфганчылар союзы да кушылды», – дип сөйләде шәһәрнең ветеран Десантчылар берлеге җитәкчесе Михаил Клюшин.
«Тукай яр буенда солдат боткасы пешерү акциясендә икенче ел рәттән катнашабыз. Ботка пешерү эше авыр түгел! Моны алга таба да башкарырга уйлыйбыз. Шәһәрдәшләргә ботка пешерү өчен 25 килограмм карабодай һәм 75 граммлы савытларда 50 данә тушенка кулландык. Шулай ук берничә кап кара чәй дә сатып алдык», – диде ул.
Бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге абый-апаларга кадәр рәхәтләнеп солдат боткасы белән сыйланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз