news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 20 яшьлек егетне күршесен үтерүдә гаеплиләр

Яр Чаллыда 20 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше кузгатылган, ул 36 яшьлек күршесен үтерүдә гаепләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 10 гыйнварында кич белән ир-атлар арасында конфликт килеп чыккан. Исерек хәлдә егет күрше бүлмәсенә керә, аның битенә газ баллоны сиптерә һәм берничә тапкыр пычак белән кадый. Зыян күрүче урында ук үлгән. Булган хәлдән соң җинаятьче эзләрне яшерергә тырыша, киемнәрен чүп контейнерларына ташлый.

Үзенең җинаятькә катнашын ул тулысынча таныды. Хәзер гаепләнүче сак астында.

news_right_1
news_right_2
news_bot