news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 2 меңнән артык баланы эшкә урнаштырырга җыеналар

Чаллыда җәйге каникулда 2400 мәктәп укучысын эшкә урнаштырырга җыеналар. Алар мәгариф, өстәмә белем бирү һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре, «Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы» предприятиесендә эшләячәк.

Балаларга хезмәт хакы түләү өчен Чаллы бюджетыннан 13700000 сум, республика бюджетыннан 5 млн сум бүленеп бирелде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Балалар көненә 2 сәгать кенә эшләячәк. Аларга бер айга 4060 сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Шуңа 2250 сум күләмендә матди ярдәм дә өстәлә. Гомуми хезмәт хакы 6310 сумны тәшкил итәчәк.

Теләге булган 400 яшүсмерне «Кориб», «Чаллы икмәге», «Сатурн», «Камаз», «Чаллы су каналы» кебек зур компанияләргә дә урнаштырырга җыеналар.

Балаларның эшкә урнашуын аеруча Чаллы мэры Наил Мәһдиев хуплый. «Яшүсмерләр хезмәт сөеп үсәргә тиеш», дип саный ул.

«7-9 сыйныфларны тәмамлагач мин эшли идем. Безнең гаиләдә 3 ай буе ял итеп яту булмады. Төзелеш оешмаларында да эшләдем, бетон, кирпеч тә ташыдым. Әти-әнием дөрес тәрбия биргән дип саныйм. Хезмәткә мәхәббәт уяттылар. Ул елларда миңа эшләргә мөмкинлек биргән һәр җитәкчене җылылык белән искә алам. Аларга рәхмәтлемен», - диде мэр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100