news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 170 гаиләгә яңа фатирлар тапшырылды

Чаллының 63нче микрорайонында 63-02нче социаль ипотека йортында 170 гаилә яңа фатир ачкычлары алды.

Яңа төзелгән йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре, грант алган медицина хезмәткәрләре, шулай ук яшь гаиләләр яшәячәк. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Йорт 18 катлы һәм ул бер подъезддан тора. 102 фатир бер бүлмәле, 51е - ике, ә өч бүлмәле фатирлар биредә 17. Яңа хуҗалар фатирларны чиста бизәлештә алды. Фатирлар сантехника, электр плитәләре, төтен-янгын чыгуны искәртү датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләү һәм мәгълүматларны тапшыру автомат системасы белән җиһазландырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100