news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 16 яшьлек кыз югалган

Чаллыда 16 яшьлек яшүсмер кыз югалган. Аның югалуы турында мәгълүмат эзләү-коткару отрядларына җибәрелгән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәзерге вакытта эзләүләр дәвам итүен расладылар.

Кыз узган якшәмбе көнне өйдән чыгып киткән. Шул вакыттан бирле аның кайда булуы турында берни дә хәбәр юк. Кыз Кече яки Зур Шильняда, «Восход» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә булырга мөмкин.

Ул кара күн куртка һәм зәңгәр джинсы кигән. Буе 150-160 см, уртача гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт-кара төстә.

Аны күрүчеләр булса, 112 номерына шалтырату сорала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100