news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 15 яшьлек яшүсмер Чулман елгасында батып үлгән

Фаҗига бүген көндез Яр Чаллы бистәсендә булды. Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 15 яшьлек яшүсмер Чулман елгасында бу максат өчен билгеләнмәгән урында су коенган булган. Һәлакәт факты буенча тикшерү башланды.

«Хәлләрне ачыклау өчен вакыйга урынына Яр Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Марат Шрша килде. Әлеге факт буенча тикшерү органнары тарафыннан уздырыла торган процессуаль тикшерүнең барышы шәһәр прокуратурасында контрольгә алынган», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot