news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 13 яшьлек питбайкер җиңел машина белән бәрелешкән

Яр Чаллыда 13 яшьлек яшүсмер питбайк руле артында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Бу хакта шәһәр дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, вакыйга 5 август кичендә Николай Иванцов урамында булган, анда 26 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле һәм 13 яшьлек питбайк йөртүчесе бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм укучыны КДМЦга китергән, аны караганнан соң өенә кайтарып җибәргәннәр.

Питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозу административ тикшерү барышында ачыкланачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot