news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 13 яшьлек кызның табиб булып эшләү хыялын чынга ашырганнар

Чаллыда 13 яшьлек кызның табиб булып эшләү хыялын чынга ашырганнар
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда яшәүче Софья «бер көн генә булса да табиб булып карыйсым килә», дип Кыш бабайга хат язган булган. Чаллы табиблары аның хыялын тормышка ашырган. Әлеге чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин да катнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Теләкләр чыршысы» - федераль проект. Миңа Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шалтыратып Софьяның теләге турында сөйләде. Без бик сөенеп теләген тормышка ашырырга булдык. Без аңа табиб эшенең бөтен нечкәлекләрен, хәтта операция барышын да күрсәтәчәкбез. Аңа ошар, табиб булу теләге тагын да артыр һәм ул аны тормышка ашырырга теләр дип ышанабыз», - ди Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.

«Софьяның тумыштан физик мөмкинлекләре чикле. Һәрвакыт табиблар белән очрашырга, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтен чакырырга туры килә иде. Кызым әлеге профессиягә гашыйк булды. Аеруча ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләргә хыяллана ул. Хәтта аңа «Ашыгыч ярдәм 03» дип язылган костюм да сатып алдык. Өйдә шуны киеп, үзенең махсус сумкасын алып табиблы булып уйный», - диде Софьяның әнисе Наталья Трунова.

Софья ак халат киде, муенында - фонендоскоп. Хәтта «булачак табиб Софья Михайловна» дигән печате дә бар. Боларны Ашыгыч медиөина ярдәме хастаханәсе коллективы бүләк итте. Софьяның эш көне башланды. Иң беренче ул ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында хастаханәгә пациентны алып килде. Соңыннан аның хәле турында сораштырды, УЗИ үткәрде. Пациент ролендә Софьяның әнисе булды.

Фото: http://shahrichalli.ru/

«Пациентны хастаханәгә алып килү, сораштыру һәм диагностика - хастаханәдәге бөтен этапларны да үткәрергә тырышачакбыз. Ул ничек кан алганнарын карап торды. Аннан соң аңа канны микроскоптан тикшергәннәрен күрсәтәбез. Үзе дә тикшереп караячак. Хәтта үзенә «операция ясау» мөмкинлеге бирәбез», - ди хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев.

Легенда буенча Софья ялгыш акча йоткан балага ярдәм итәргә тиеш. 3 литрлы банкага (ашказаны) марля кисәкләре арасына тиен акчалар салганнар. Шәһәрдәшебез аны камерадан карап эндоскоп ярдәмендә тартып чыгарды.

Табиблар Софьяга уңышлар теләде һәм хастаханәгә эшкә көтеп калуларын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100