Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 100 яшьлек тыл хезмәтчәненә «ТАССРның 100 еллыгы» медале тапшырылды
Чаллыда йөз еллык юбилеен билгеләп үткән ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау дәвам итә. Аларга бүләкләр һәм «ТАССР төзелүгә – 100 ел» истәлекле медальләре тапшырыла. Юбилярларның берсе Анна Кислякова булды, аңа быел 100 яшь тулды.
Анна Кислякова Минзәлә районының Балтай авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында ул колхозда эшли.
Анна Кисляковага 100 яшь тулу уңаеннан «ТАССРның 100 еллыгы»медале тапшырылды. Ветеранны һәм аның гаиләсен котларга муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина килде.
- Чаллыда 400дән артык Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән категорияләр яши. «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлекле медальләрен бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүчеләргә тапшырачаклар.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз