news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 10 яшьлек кыз тугызынчы каттан егылып төшеп һәлак булган

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, бүген көндез Чаллыда 10 яшьлек кыз тугызынчы каттагы балкон тәрәзәсеннән егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән бала һәлак булган.

Ведомство мәгълүматларына караганда, бала уңай шартларда яшәгән, гаилә профилактик исәптә тормый.

Вакыйга урынына Чаллы прокурорының беренче урынбасары Андрей Гыймадиев килгән. Тикшерү эше башланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot