news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янындагы Яңа бистәдә Габдулла Тукайга һәйкәл куячаклар

Татарстанда Тукай районындагы Яңа бистәдә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелачак. Монумент өчен мәдәният йорты янында урын билгеләнгән, дип яза «Челнинские известия».

Татарстанның Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәйкәл булачак төзекләндерү объектына чыкты. Бүген биредә иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында җирле мәдәният йорты янындагы паркны яңарту эшләре бара. Тукайлылар бу урынны тәкъдим ителгән алты варианттан сайлап алган.

Реконструкция кысаларында мәдәният йорты каршындагы мәйдан да яңартылачак. Парк белән бергә бу урын җирле халык өчен ял итү зонасы булачак, аны яшелләндерәчәкләр, шулай ук биредә балалар һәм өлкәннәр өчен мәйданчыклар булдыру күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100