news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янындагы трассада «ГАЗель» машинасы янып беткән

Бүген Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында Наратлык бистәсе тирәсендә трассада «ГАЗель» машинасына ут капкан. Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк. Бу хакта «Татар-информ»га Тукай районы прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, автомобиль Казахстанга юл тоткан булган. «ГАЗель» йөртүчесе янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндермәкче булган. Ләкин, ир-атның тырышлыгына карамастан, машина тулысынча янып беткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100