news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында юл кырыена төшеп капланган машинадагы биш кеше имгәнгән

Чаллы янында юл кырыена төшеп капланган машинадагы биш кеше имгәнгән
Валентин Кулагин

Кичә кич сәгать җиденчедә Чаллыдан Минзәләгә бара торган юлда авария булган. 

«Татар-информ» хәбәрчесенә һәлакәт урыныннан хәбәр итүләренчә, Ford җиңел машинасын йөртүче 22 яшьлек кыз идарәне югалта, машина юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте вакытында автомобильдә дүрт пассажир булган.

 

Фото: © Валентин Кулагин

«Һәлакәттә машина йөртүче кыз һәм аның дүрт пассажиры - 23 яшьлек кыз, 22, 25 һәм 30 яшьләрдәге өч ир-ат зыян күрде. Алар төрле дәрәҗәдә имгәнгән, барысында хастаханәгә китерделәр», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot