news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында ике «Лада» машинасы бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе хастаханәдә

Кичә иртәнге җиделәр тирәсендә Чаллы янында М7 трассасында җитди авария булган.

«Татар-информ»ның үз хәбәрчесе сөйләгәнчә, якынча мәгълүматлар буенча, «Лада Ларгус» йөртүчесе юл чатында «Лада Калина» машинасына юл бирмәгән.

Көчле бәрелүдән «Ларгус» юл читенә төшкән, ә «Калина» юлга аркылы туктап калган.

«Авария урыныннан «Лада Калина» машинасының 37 яшьлек йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Аның аягы сынган, тәне имгәнгән», – дип сөйләде агентлык хәбәрчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot