news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы янында дача йортында чыккан янгында 11 яшьлек бала зыян күргән

Татарстанның Тукай районында «Силикатчик» бакчачылык ширкәтендә янгын чыккан. Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 88 квадрат метр мәйданда ике катлы бакча йорты янган.

Янгында 11 яшьлек малай зыян күргән. Тәнендә 1-2 стадиядәге пешүләр булган һәм аны Чаллының Кама балалар медицина үзәгенә алып киткәннәр.

«Хәле авыр, әмма тотрыклы. Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерү планлаштырыла, карарны табиблар кабул итәчәк», – дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

Якынча версия буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.

Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

news_right_1
news_right_2
news_bot