Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы янында авариядә имгәнгән ике баланы санавиация белән Казанга алып килгәннәр
Кичә кич Чаллы янында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән ике бала авыр хәлдә. Аларны төнлә Казанга, Республика балалар клиник хастаханәсенә санавиация белән алып килгәннәр. Тагын икесе Кама балалар медицина үзәгенең травматология бүлегендә дәвалана. Бу хакта Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, юл-транспорт һәлакәте Чаллы-Түбән Кама трассасының 2нче километрында була. «Лада Приора» йөртүчесе каршы як полосага чыга, анда «Каблук» тибындагы «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә. Авариядә җиде кеше зыян күрә.
Машина йөртүчеләр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган, икесе дә — реанимациядә. Ир-атка операция ясаганнар, ул үз аңында. Икенче машина йөртүчесе — хатын-кыз, табиблар аның хәлен урта авырлыкта дип бәяли. Иңбаш сөяге сынган тагын бер пассажир хастаханәгә озатылган.
«Зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип билгеләп үттеләр шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз