news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы янында 21 яшьлек егет зур юл һәлакәте сәбәпчесе булган, өч кеше зыян күргән

Кичә кич Чаллы – Сарман трассасында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» хәбәрчесе сөйләвенчә, 13нче модельле «Лада» машинасы белән идарә иткән 21 яшьлек егет каршы як полосага чыккан һәм Volkswagen машинасына бәрелгән, ә аннары Renault автомобиле белән бәрелешкән. Renault каршы як полосага чыгып очкан һәм анда тагын бер «Лада»га килеп бәрелгән.

«Юл-транспорт һәлакәтендә 13нче модельле машинаның йөртүчесе һәм пассажиры зыян күрде. Аларны җитди тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салдылар. Шулай ук Volkswagen машинасына утырган хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелде», – дип төгәлләштерде агентлык хәбәрчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100