Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы яңа зур автобуслар сатып алырга җыена
Чаллы шәһәре хакимияте җәйгә 20дән артык зур автобус сатып алырга планлаштыра. Алай гына да түгел, максаты - муниципаль автотранспорт предприятиесе булдыру. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Ул Мәскәү проспекты дәвамы төзелеше белән танышты. Яңа юл «Притяжение» микрорайоны аша узачак. Аны кулланылышка августта тапшырырга уйлыйлар. Биредә зур мәктәп төзелеп килә. Ул да сентябрьдә ишекләрен ачачак. Шуңа күрә транспорт мәсьәләсен хәл итү бурычы куела. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.
«Притяжение» микрорайонына автобуслар җибәрәчәкбез, укучыларга, әти-әниләренә, гомумән биредә яшәүчеләргә уңайлы булсын», - диде мэр.
Зур автобуслар сатып алуга шәһәр бюджетыннан 30 миллион сум акча бүленеп биреләчәк. Бу хакта шәһәр советы даими комиссиясе утырышында сөйләделәр.
«Әлегә муниципаль автотранспорт предприятиесе планда гына. Ничек булыр – белмибез. Предприятие булдыру өчен финанслар кирәк. Алар әлегә юк. Ике ел элек Мәскәү проспекты дәвамын төзү дә планда гына иде. Ул вакытта да акча булырмы-юкмы икәнен белми идем. Шуңа күрә башта максат куярга, соңыннан аңа ирешү юлларын эзләргә кирәк», - диде мэр.
Мәскәү проспекты дәвамы төзелеше, яңа автобуслар һәм «Притяжение» микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәп турында тулырак «Шәһри Чаллы» газетасыннан укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз