news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар әзерләргә җыена

Чаллы хатын-кызлары хәрбиләргә тиз пешә торган ашлар әзерләргә җыена
Фото "Вкус дома НЧ" төркемен оештыручы Инна Челышевадан алынды.

Чаллыда «Навигатор успеха» социаль үзәге хатын-кызлары ныклап яңа юнәлештә эшләргә планлаштыра. Алар яшелчәләрне һәм итне киптереп вакуум пакетларга салачак. Шулай итеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга тиз пешә торган «коры ашлар» әзерләргә җыеналар. 

«Шәһри Чаллы» газетасы андый ашлар ясаучы «Вкус дома НЧ» төркеме кызлары турында хәбәр иткән иде.

«Язын күп кеше базларыннан яшелчәләрне чыгара. Кайберәүләр нишләтергә белми, чүплеккә ташлый. Әрәм итмәсеннәр. Без аларны пешереп һәм киптереп, хәрбиләргә «коры аш» ясаячакбыз. Үзләре дә шулай киптереп, китереп бирә ала. Аннан соң, киптерелгән җимеш һәм үләннәр дә кабул итәбез», - ди «Навигатор успеха» социаль үзәге җитәкчесе Ольга Айдимирова.

Теләгән кеше матди ярдәм яисә яшелчә киптерү җайланмасы сатып алып бирә ала.

Ярдәм итәргә теләүчеләр ГЭС бистәсенең Муса Җәлил проспекты буенча урнашкан 56 Б йорты, 7 катына мөрәҗәгать итә ала. Ял көннәреннән тыш, «Навигатор успеха» көн саен иртәнге сәгать 10:00дан 14:00 га кадәр эшли.

 

Фото: © Фото "Вкус дома НЧ" төркемен оештыручы Инна Челышевадан алынды

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100