news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы хастаханәсе Мәскәүнең кардиология үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк

Чаллы хастаханәсе Мәскәүнең кардиология үзәге белән хезмәттәшлек итәчәк
Фото: https://shahrichalli.ru/

Мәскәүнең академик Е.Чазов исемендәге милли медицина тикшерү үзәге белән Чаллының Р.Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Документка үзәкнең генераль директоры Сергей Бойцов белән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев имза куйды.

«Бу Ренат Акчурин исемен мәңгеләштерү һәм бергә хезмәттәшлек итү дә», - диде Сергей Бойцов.

ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин аңа Татарстанга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Алар фәнни, клиник һәм белем бирү буенча фәнни-тикшеренү өлкәләрендә уртак эшчәнлек турында сөйләште.

Академик Ренат Акчурин Мәскәүнең нәкъ шул үзәгендә озак еллар эшләгән.

Тантанда ТР премьер-министр урынбасары, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан табилары, Ренат Акчуринның хатыны һәм улы катнашты.

Чара Мәскәүдә Татарстан вәкиллеге каршындагы Табиблар клубы утырышы кысаларында, ТР сәламәтлек саклау учреждениеләре баш табиблары катнашында үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot