news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы хәрбиләре махсус хәрби операция зонасына ярты миллион сумлык җиһаз илтергә җыена

Чаллы хәрбиләре махсус хәрби операция зонасына ярты миллион сумлык җиһаз илтергә җыена
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллының хәрби-интернационалист егетләре махсус хәрби операция зонасына җыена. Алар анда ярты миллион сумлык җиһаз алып барачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Чаллының хәрби-интернационалист егетләре махсус хәрби операция зонасына шин монтажлау комплексы әзерләгәннәр. Ярты миллион сумлык җиһаз хәрби техниканы ремонтлау өчен бик кирәк. Егетләргә Геннадий Татаркин ярдәм иткән.

Волонтерлар шин монтажлау комплексы белән бергә автомобильләр һәм квадроцикл да илтәргә җыеналар.

news_right_1
news_right_2
news_bot