Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллы хәрбие Хәбиб хатынын һәм яңа туган кызын бала тудыру йортыннан каршы алырга кайткан
Чаллыдан Хәбиб кушаматлы хәрби хезмәткәрнең кызы туган. Ул яшь ата-ананың өченче баласы була. Сабыйны һәм аның әнисен бала тудыру йортыннан чыгардылар. Бу шатлыклы вакыйгада Айсылуның әтисе дә булды, ул кыска вакытлы ялга кайткан. Ир белән хатынны котларга аларның туганнары һәм якыннары, шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев килгән иде.
«Әйтеп бетермәслек хис-кичерешләр. Ике ул һәм өченчесе - кыз. Кызлы булырга бик теләдек», - дип белдерде хәрби.
Хәрби хезмәткәр дулкынлана иде, чөнки ул беренче тапкыр кызы Айсылуны кулына алды. Махсус хәрби операциядә катнашучы сүзләренчә, сабыйның тууы турында ул хәрби биремдән кайткач белгән.
«Телефон үзем белән түгел иде. Хәрби биремнән кайткач хәбәрне күрдем, хатыныма шалтыраттым. Ул фотосурәтләр җибәрде. Бергә шатландык. Аннары куркынычсыз зонага чыккач дуслар белән билгеләп үттек. Торт, чәй», - диде хәрби.
Һәм менә хатыны һәм яңа туган кызы белән күптән көтелгән очрашу. Хәрбинең хатыны күз яшьләрен чак кына тыеп тора иде.
«Кызымны көтеп алдык, иремне дә озак көттек. Зур шатлык, очраштык. Малайларның исеме А хәрефенә башлана. Шуңа кызыбызга да Айсылу исемен сайладык», - дип сөйләде Илнара.
Хәрби хезмәткәрне һәм аның тормыш иптәшен автошәһәр мэры Наил Мәһдиев тә котлады. Ул яшь гаиләгә бүләкләр тапшырды. «Традиция буенча без балалары туган хәрби хезмәткәрләрнең хатыннарына 100 мең сум бирәбез», - дип искәртте шәһәр башлыгы.
Ә республикадан ир белән хатынга яңа туган бала өчен комплект тапшырылды. Шулай ук алар депутат корпусы һәм эш бирүче оешма вәкиленнән дә котлаулар кабул итте.
2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Материал Эльмира Гайнетдинова ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз