news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы халкы Рамазан аенда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 6 миллион сумнан артык акча күчергән

Чаллыда Изге Рамазан ае барышында «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 6,8 миллион сум акча күчергәннәр.

Аллаһ йорты төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды директоры Уел Галимов сөйләгәнчә, әлеге акчаның 3,5 миллион сумын - эшкуар Сергей Рачков, 2,5 миллион сумын эшкуар Рафаэль Юнысов күчергән.

Шулай ук дин тотучылар 800 мең сум җыйган, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Иман йортын төзү эшләре 1993 елда башланган. Хәзерге вакытта аның әзерлеге 40 процент тәшкил итә, диде Уел Хөсәенов. Эшләр көн саен дәвам итә. Хәйриячеләр акча, техника, төзелеш материаллары, эшче көчләр белән булыша.

Хәзер объектта җылылык һәм су торбалары үткәрәләр, витражлар куялар, манараларын күтәрәләр.

Проект буенча «Җәмигъ» мәчете 3,2 мең кешегә исәпләнгән, комплекска мәдрәсә, укучылар өчен тулай торак, кунакханә һәм сәүдә комплексы керәчәк.

Элегрәк Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин фидия һәм фитыр сәдакасын кемнәргә бирергә мөмкин икәнен аңлаткан иде. Ул шулай ук теш чистарту уразаны бозамы, хатын-кыз уразаны иренең ризалыгыннан башка тота аламы, дигән сорауларга да ачыклык кертте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100