Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы ветераннары Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул итте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды. Алар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук открыткалар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырды.
Бу көнне шәһәрдәге ихтирамга лаеклы өч кешенең хәлен белделәр.
Тәлгать Салихҗан улы Салихҗановка - 94 яшь, тыл хезмәтчәне, ТАССРның Мөслим районы Татар Шураны авылында туган. Бөек Ватан сугышы вакытында «Радость» һәм «Карл Маркс» күмәк хуҗалыкларында төрле эшләрдә эшли. 1952-1955 елларда Ерак Көнчыгышта Артемовск шәһәрендә Ватан алдындагы бурычын үти. Армиядән соң туган авылына кайта, ә 1958 елда Донбасска күчеп китә, анда 30 елдан артык шахтада эшли. 1989 елда гаиләсе белән Чаллыга күченә. Ике бала тәрбияләп үстерәләр, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.
Марианна Борисовна Селивановага - 87 яшь, балачакта Ленинград камалышын кичергән. Өлкән яшьтә булуга да карамастан, ул әле дә патриотик чараларда катнаша, яшьләргә истәлекләрен сөйли. Ладога күле аша эвакуация вакытында бер мизгел аеруча нык исендә калган - таныш булмаган хатын аңа соңгы яулыгын биргән. Марианна Борисовна моны гомер буе хәтерендә саклый. 1972 елдан ул Чаллыда яши.
Нина Антоновна Старковага - 94 яшь, ул да Ленинград камалышын кичергән. Блокада елларында аңа нибары 13 яшь була. Әти-әнисе фронтка китә һәм кыз ялгызы кала. Аңа барлык кыенлыкларны берүзенә җиңәргә туры килә. Нина Антоновна чәй табыны янында яшьлек елларына бәйле хатирәләре белән уртаклашты, иске фотоларын күрсәтте. «Без үзебезне Петербург кешеләре дип әйтмибез, әле һаман да ленинградлылар дибез», – ди ул. 1951 елда Валерий Григорьевич Старковка кияүгә чыга. Бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аның биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Искәртеп узабыз, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.
Чаллы шәһәренең Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз