news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы үзәк китапханәсендә шагыйрә Фәүзия Солтан белән очрашу булды

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрә, тәнкыйтьче, популяр җырлар авторы, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан белән очрашу булды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Айрат Шәйхетдинов, тәрҗемәче, шагыйрь Мансур Сафин, танылан язучы Зифа Кадыйрова, Алабуга пединститутында эшләгән галимнәр, «Ләйсән» әдәби берләшмәсенә керүче шагыйрәләр катнашты. Чара «Укырга вакыт!» китап фестивале кысаларында үтте. Шагыйрә үзенең шигырьләрен сөйләде, истәлекләр белән уртаклашты.

Фото: © ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot