Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы урамында дүрт кешегә пычак белән ташланган яшүсмерне кулга алганнар
21 август кичендә Чаллы шәһәренең 49 нчы комплексында яшүсмер өлкән яшьтәге ир-атка пычак белән ташланган. 16 яшьлек яшүсмер 45 яшьлек ир-ат белән сүзгә килә һәм кинәт аңа пычак белән һөҗүм итә. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.
Күпмедер вакыттан соң егет шул ук комплекстагы икенче йорт янында урамдагы тагын бер ир-атка һөҗүм итә. Шушы ук рәвештә ул тагын ике ят кешегә ташлана. Барлыгы дүрт кеше зыян күргән, аларның берсе хастаханәдә, икесе медицина ярдәме күрсәткәннән соң өйләренә җибәрелгән, дүртенчесе хастаханәгә ятудан баш тарткан.
Яшүсмерне тоткарлаганнар, аңа карата җинаять эше кузгатылган. Ул белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Аны кулга алганнар, яшь егет тикшерү изоляторында. Экспертиза күрсәткәнчә, аның кайбер психик тайпылышлары бар. Һөҗүм итүче яшүсмернең язмышын суд хәл итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз