news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы укытучысы Татарстан Рәисеннән микрорайоннарда яңа мәктәпләр төзүдә ярдәм сорады

Чаллы укытучысы Татарстан Рәисеннән микрорайоннарда  яңа мәктәпләр төзүдә ярдәм сорады
Фото: http://shahrichalli.ru

Шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә 52нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова чыгыш ясады. Ул Чаллыда мәгариф һәм милли мәсьәләләр турында сөйләде. Бүгенге көндә шәһәрдә 22 милли җәмгыять, бер якшәмбе мәктәбе эшли. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Чаллыда укучыларның 34,36 проценты татар телендә белем ала. Чаллыда 9 яңа мәктәп, 26 балалар бакчасы, ике театр һәм спорт объектлары төзелде. Алия Корбанова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка татар телен үстерүгә зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде, «Яшьлек» һәм «Мәләкәс аръягы» микрорайоннарында яңа мәктәпләр төзүдә ярдәм итүен сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot