news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укытучысы россиякүләм бәйгедә 1 миллион сум алган

Чаллы укытучысы россиякүләм бәйгедә 1 миллион сум алган
"Шәһри Чаллы"

Балалар сәнгать мәктәбендә, көллият һәм югары уку йортларында белем бирүче укытучылар арасында россиякүләм бәйге уздырылды. Россия Мәдәният министрлыгы нәтиҗәләр ясаган: 100 укытучы 500шәр мең, 50 укытучы 1әр миллион сум премиягә лаек булганы. Исемлектә Чаллы укытучылары да бар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Сәнгать көллияте укытучысы Евгения Ермилова 1 млн сум премия алган. С. Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең халык-клавиша уен кораллары бүлеге укытучысы Елена Лобанова 500 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Педагогларның икесе дә конкурста Татарстан данын яклады.

«Түбән Кама көллиятендә укыдым, соңыннан Казан консерваториясендә белем алдым. Музыка мәктәбендә эшләвемә 40 ел. Балаларны аккардеон һәм баянда уйнарга өйрәтәм. Укучыларымның 50 проценттан артыгы минем эземнән китте. Музыка белән бәйле күптөрле өлкәләрдә эшлиләр. Татар филармониясендә дә, коллективларда да чыгыш ясыйлар, берәүләр директор, икенчеләре администратор булып эшли. Беркем дә югалып калмады», - диде Елена Лобанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100