news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучысы ике фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган

Чаллы укучысы ике фән буенча Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган
Фото: шәһәр хакимиятеннән

Чаллының 26нчы гимназия укучысы Ильяс Аетдинов бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйды. Математика һәм информатикадан аның эше 100әр баллга бәяләнде. Ильяс мәктәптә дә яхшы укыган. Математика һәм информатика буенча ул - россиякүләм олимпиадалар призеры. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Бердәм дәүләт имтиханында югары балларга укытучыларның яхшы итеп әзерләве нәтиҗәсендә ирештем, дип саный Ильяс. Информатика укытучысы Елена Бадагиева һәм математика укытучысы Любовь Баевага ул рәхмәтен белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100