news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучылары хәрбиләр өчен ярдәм җыйган

Чаллы укучылары хәрбиләр өчен ярдәм җыйган

Чаллының 1нче мәктәбе укучылары, битараф булмаган шәһәр кешеләре белән махсус хәрби операциядәгеләргә шефлык ярдәме җыйган. Мәктәп коллективы һәм укучылар якташларына азык-төлек, медикаментлар, кием-салым җибәрде.

«Бүген безнең хәрбиләргә кирәк булган бөтен нәрсәнең барысын да төрдек һәм конкрет билгеләнгән полкка җибәрәбез. Һәр тартма үзенең адресатын табачак», - дип сөйләде Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Вера Захарова.

Вера Захарова ярдәм күрсәткән шәһәр халкына рәхмәт белдерде. «Бик зур рәхмәт. Һәм безнең укучыларга чиксез рәхмәтле», - диде активистка.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

2 сентябрьдән Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Фото һәм видео: Чаллы Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсеннән

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100