news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды

Чаллы укучылары мобилизацияләнгән солдатларга хатлар язды
"Көмеш кыңгырау"

Чаллы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары мобилизацияләнгән солдатларга матур теләкләр язылган хатлар әзерләде.

Хатларда укучылар солдатларга саулык-сәламәтлек һәм тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуларын теләгәннәр. Хатлар Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек өчпочмаклап бөкләнгән һәм махсус конвертларга салынган. Бу турыда «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге хатлар солдатларга дип җыелган һәрбер рюкзакка салынган. Рюкзакларда моннан тыш төрле кирәк-яраклар - җылы киемнәр, шәхси гигиена предметлары, ашамлыклар, дарулар бар.

29 сентябрьдә тагын ике төркем мобилизацияләнгән солдат махсус операциягә китте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100