news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театрының витражларына аткан кешеләрне тоткарладылар

Чаллыда драма театры тәрәзәләренә аткан егетнең шәхесен ачыкладылар. Ул 21 яшьлек Чаллы кешесе булып чыга. Егетне тоткарлыйлар.

«Чаллы прокуратурасы төзелә торган драма театры бинасының пыялаларына зыян китерү факты буенча тикшерүне контрольгә алды», – дип сөйләде ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Бу хәл ачыклана һәм зыян күләме билгеләнә. «Хулиганлык» турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100