Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы театрының витражларына аткан кешеләрне эзлиләр
Төнлә билгесез кешеләр Чаллы татар дәүләт драма театрының тышкы ягындагы витражларга аткан.
«Бүген полиция хезмәткәрләре килде, без гариза яздык, бүген тикшереп йөрделәр. Күзәтү камерасындагы видеоязма да өйрәнеләчәк», – диде Чаллы театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Башкарма директор хәбәр итүенчә, матурлык һәм саклык өчен куелган витражларга пневматик коралдан атылган.
Хәзерге вакытта театр витражларны яңарту мөмкинлеген өйрәнә, аның күпмегә төшәчәген исәпли. Театр аны үз көче белән төзекләндерергә уйлый.
«Витражларга аткан кешеләр табылса, аларны театрга чакырыр идек», дип сәнгать аша тәрбияләргә өметләнә театр җитәкчелеге.
Театр бинасы 2020 елның 9 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды
Фото: © https://tatarstan.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз