news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театрында Равил Сабырның «Ак үрдәк» неодрамасының ачык репетициясе узды

Чаллы театрында Равил Сабырның «Ак үрдәк» неодрамасының ачык репетициясе узды
Фото: ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Равил Сабыр пьесасы буенча куелган «Ак үрдәк» неодрамасының ачык репетициясе булып узды. Анда журналистлар, блогерлар, язучылар чакырылган иде. Чарада Әлмәттән автор үзе, «Луч» телекомпаниясеннән Рәдифә Ногманова һәм каләмдәшебез Илүсә Нәбиуллина катнашты, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.

Хикәядән аермалы буларак спектакльнең алты финалы бар. Кайсын карарга икәнен тамашачылар үзләре хәл итәчәк. Моның өчен алар тамаша барышында төрле вариантлардан үзләренә ошаганын сайлап ике мәртәбә тавыш бирәчәк, диләр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук неодрамада яңа персонаж пәйда булган — Ясалма фәһем. Һәм ул әсәр геройларының язмышларына шактый кискен үзгәрешләр кертә.

«Ак үрдәк»нең премьерасы 19, 20 декабрьдә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot