Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы театры Минтимер Шәймиев турында спектакль әзерли
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларны премьералар белән сөендереп тора. Тиздән коллектив Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган спектакльгә репетицияләргә керешә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Театрның әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева әйтүенчә, спектакль «Хәл бу ки... Минтимер Шәймиев» дип аталачак. Аны театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә. Премьераны гыйнвар аенда чыгарырга планлаштыралар.
Сүз уңаеннан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2027 ел Минтимер Шәймиев елы итеп игълан ителде. Киләсе елның 20 гыйнварында Минтимер Шәриповичка 90 яшь тула.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз