news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры спектакльдән соң фикер алышу өчен «Театраль педагогика» проектын башлады

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Театраль педагогика» проектын башлап җибәрде.

«Яңа проект мәктәп укучыларын, студентларны, укытучыларны, гомумән, татар теленә, милләтенә, мәдәниятенә битараф булмаган тамашачыларны театр сәнгатенә якынайту бурычын куя», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

27 сентябрь көнне Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» спектакленнән соң артистлар һәм тамашачылар арасында фикер алышу оештырылган. Иң кызыклы яки җитди сорау иясенә театр тарафынннан бүләк тә әзерләнгән булган. Бүләккә 52 нче мәктәп укытучысы Алия Корбанова ия булган.

Театр әлеге проектны даими алып барырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot