news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры поэтик-документаль спектакльләр сериясе чыгара

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры «Хәл бу ки... Хәсән Туфан» поэтик-документаль спектакль премьерасын чыгарды.

Театрның матбугат үзәге кичә премьераның беренче көне булуын хәбәр итә. Спектакль 29, 30 сентябрь көннәрендә дә күрсәтеләчәк. Спектакльдән соң «Театраль педагогика» проекты кысаларында фикер алышулар бара.

Поэтик-документаль спектакльләр сериясе алдагы айларда «Хәл бу ки... Һади Такташ», «Хәл бу ки... Фатих Кәрим» драмалары көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot