Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы театры Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без - 41нче ел балалары» әсәре буенча спектакль чыгарды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без 41 ел балалары» повесте буенча спектакль чыгарды. Премьераны язучының кызы Гәүһәр Хәсәнова да карады.
«Спектакльдә күңелемә бер нәрсә дә җәрәхәт ясамады. Миңа авторның спектакль герое булуын бик ошаттым. Ягъни читтә автор текстын гына укып тормады, ул шушы геройлар арасында аларның берсе булып катнашты», диде Гәүһәр Хәсәнова спектакльне карагач.
Ул артистлар уенына югары бәя бирде. «Яшьләрнең уенын аерым билгеләп үтәсем килә. Барыгызга да афәрин. Мин бик канәгать», диде ул.
Язучының кызы тамашачының спектакльгә яратып йөриячәгенә ышаныч белдерде.
Спектакль алдыннан фойеда тамашачыга әсәрдә сурәтләнгән елларны күрсәткән театраль күренешләр тәкъдим ителде – тамашачы артистлар кушылып шул чор уеннарында, биюләрендә катнашты.
Премьера 3 көн билгеләнгән. Бүген аның икенче көне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз