Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллы театры Казан гастрольләре өчен артистлар яратып уйнаган спектакльләрен сайлаган
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казан гастрольләре өчен артистлар яратып уйнаган спектакльләрне сайлаган. Театр Казанга Фәтхи Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Аяз Гыйләҗевның «Болан» һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның «Капка» спектакльләрен алып килә.
«Сәхнәдә бу спектакльләр уйналган көнне театрда бәйрәм хисе була – шуңа күрә шушы өчен спектакльләр сайланды. Шушы бәйрәм хисен Казан тамашачысы белән дә уртаклашасыбыз килде», диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
«Яшь йөрәкләр» – ул безнең «касса спектакле». «Капка» белән «Болан» – комедия түгел. Алар тирән эчтәлекле, зур мәгънәле әсәрләр. Үзебез өчен имтихан буларак, Казан тамашачысына шушы спектакльләрне күрсәтәсе килде», дип кушылды театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов.
«Чаллы театрының яңа бинага күчкәч, аңа Аяз Гыйләҗев исеме бирелгәч, җитәкчелек үзгәргәч бу Казанда беренче гастрольләребез», диде Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамова.
Чаллы театры спектакльләре Камал театрының зур залында 14, 15, 16 февраль көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз