news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры директорының туган көненә хәләл җефете онытылмаслык бүләк ясаган

Чаллы театры директорының туган көненә хәләл җефете онытылмаслык бүләк ясаган
Фото: http://shahrichalli.ru/

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының башкарма директоры Рәсим Хафизов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«20 гыйнварда яраткан хатыным миңа иң яхшы бүләк ясады. Безнең икенче кызыбыз туды. Мин – иң бәхетле ир-ат, минем ике кызым бар!», – диде 21 гыйнварда 35 яшьлеген билгеләп үткән Рәсим Хафизов.

«Туган көнемне кызым Регина белән генә үткәрдек. Башта театрга бардык, җыештыручыларга кар көрәргә булыштык. Аннан соң өйгә кайттык. Хәзер түземсезлек белән Лилиям белән Сабинаның өйгә кайтуын көтәбез», – ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot