news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры бушлай спектакльләр күрсәтә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында ачык мәйданнарда өч спектакль тәкъдим итә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Спектакльләр төрле жанрларны һәм темаларны үз эченә ала: сугыш еллары турындагы тәэсирле драмадан алып җиңел музыкаль комедиягә кадәр. Тамашачыларны ике мәйданда – М. Бибишев исемендәге паркта (ЗЯБ) һәм Азатлык мәйданында көтәләр.

19 августта М. Бибишев исемендәге паркта «Өченче көн тоташ кар ява» спектакле күрсәтелә. Ул – сугыш елларындагы патриотик җырларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша. Режиссер Марсель Мөсәвиров куйган әсәрдә Бөек Ватан сугышы каһарманнары булган тарихи шәхесләрнең образлары чагылдырыла.

26 август көнне әлеге пакркта «Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев» спектакле куела. Спектакль татар халкының бөек шәхесләре язмышына багышланган «Хәл бу ки...» проектына керә.

28 август көнне Азатлык мәйданында «Яшь йөрәкләр» – мәхәббәт, тугрылык һәм яшьлек дәрте турындагы музыкаль комедия күрсәтеләчәк

«Керү ирекле. 12 яшьтән өлкән тамашачыларны чакырабыз», – дип хәбәр иттеләр театрда.

Барлык спектакльләр 18:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot