news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллы театры бушлай өч спектакль күрсәтәчәк

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында өч спектакль тәкъдим итәчәк. Барлык тамашалар да — бушлай. Куелышлар төрле жанрларны һәм темаларны үз эченә ала: сугыш еллары турындагы тетрәндергеч драмадан алып музыкаль комедиягә кадәр. Тамашачыларны ике мәйданчыкта көтәләр: М. Бибишев исемендәге паркта һәм Азатлык мәйданында.

19 августта М. Бибишев исемендәге паркта «Өченче көн тоташ кар ява…» (12+) куелышын карарга мөмкин булачак. Бу патриотик җырларга нигезләнгән театральләштерелгән тамаша. Режиссер Марсель Мөсавиров тамашада Бөек Ватан сугышы геройларының реаль образларын гәүдәләндергән. Спектакль җырга корылган. Анда артистлар тамашачыларны җырга осталыклары белән гаҗәпләндерәчәк – музыкаль әсәрләрне тере тавышка башкарачаклар.

26 августта М. Бибишев исемендәге паркта «Хәл бу ки… Салих Сәйдәшев» (12+) спектакле узачак. Бу әсәр – күренекле татар композиторы язмышы турында драма. Режиссеры — Олег Кинҗәгулов. Спектакль татар халкының бөек уллары язмышларына багышланган «Хәл бу ки…» проекты кысаларында куелды. Сүз уңаеннан, Салих Сәйдәшев ролен аның ерак туганы — артист Инсаф Һидиятуллин башкара.

28 августта Азатлык мәйданында тамашачылар Олег Кинҗәгулов куелышында Фәтхи Борнашның «Яшь йөрәкләр» спектаклен күрә алачак. Бу Сәрби һәм Хәйретдиннең мәхәббәте турында музыкаль комедия. Такмаклар, лирик җырлар, афоризмнар һәм канатлы гыйбарәләр спектакль сюжетына ямь өсти.

Спектакльләр 18 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot