news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры Аяз Гыйләҗевнең пьесасы буенча спектакль чыгара

Чаллы театры Аяз Гыйләҗевнең «Баласын җуйган болан эзеннән» пьесасы буенча «Болан» драмасын чыгара. Премьера 18 ноябрьдә көтелә.

«Спектакль Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Имамованың юбилей кичәсе уңаеннан тәкъдим ителәчәк», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Болан» – Аяз Гыйләҗев исемен йөрткән Чаллы театрында язучының биредә куелган беренче драма әсәре.

«Бу пьесаны заманча эшләп була дигән фикер килде. Ул бүгенге көннең психологик якларын ача. Үзеңне кабул итә белү, максатка барганда тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итү. Төп тема җеп булып гади әйберләр аша сузылган: кешене аңлау, гафу итү һәм кабул итү», – диде театрның сәнгать җитәкчесе, спектакльнең режиссёры Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» хәбәрчесенә ни өчен бу пьесага алынуын аңлатып.

«Пьесаны анализлаганнан соң боланга бәйле символизмнарны күрдек. Һәрберсе үзен матур һәм горур җан иясе –  болан кебек хис итә. Ә читтән караганда тискәрелек, куркаклык тамгалары да сурәтләнә», – диде ул пьеса исемен кыскартуы турында.

Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100